news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче җитәкчелеге студентлар белән очраша

Саба аграр көллиятендә Теләчедән 53 студент укый.

(Теләче, 26 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә бер төркем җитәкчеләр Саба аграр көллиятендә булып кайтты. Алар иң беренче районыбыз студентлары да белем алучы аграр көллият белән якыннан танышты. Дәресләрдә булдылар. Шунсын да әйтергә кирәк, Саба аграр көллиятендә башка методика –Хан алымы белән укыталар диелә район хәбәрендә.

Бүген аграр көллияттә Теләче районыннан 53 студент белем ала. Район җитәкчелеге студентлар белән аралашу вакытында Хан алымы белән укыту системасын сорашты. “Башта бик кыен булса да, хәзер ияләндек, видеодәресләрне интернетка кереп өйрәнәбез һәм дәрестә нәрсә өйрәнгәнебезне икенче көнне укытучыга сөйлибез, сорауларыбыз туса аңа җавап алабыз. Авырып дәрестә булмаган очракта, дәрес темасын белмичә калмыйбыз, дәрес интернетта бар һәм без аны өйрәнеп беткәнче кабат-кабат тулай торакта тыңлый алабыз”, - диде районыбыз студентлары. Аларның сәламәтлекләрен ничек ныгытуларын, кардан төрледән –төрле матур сыннар ясауларын һәм тулай торакта ничек яшәүләрен дә җитәкчелек үз күзләре белән күрде. “Биредә укырга бар шартлар да тудырылган, көллияттә белем алган кеше начар кеше булып чыга алмый. Белем алу өчен ныклы база, төпле тәрбия бирелә. Укып бетергәч, сезнең барыгызны да районыбызда көтәбез. Күрәм, монда спорт белән дуслыклары нык булган егетләр байтак. Спорт бәйгеләре аша алар безгә таныш”, - диде район башлыгы Илдус Зарипов.

Очрашуда катнашкан Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов:”Безнең киләчәгебез шушы балалар кулында, шунлыктан аларга яхшы булсын өчен бар шартларны тудырырга тырышырга кирәк. Укырга авыр булса да, соңыннан җиңел булачак , һәр эштә практика кирәк. Тәҗрибәне эшләп туплыйсың”,- диде ул.

Ике як өчен дә файдалы булган очрашу барышында, студентларның ничек тукланулары белән дә танышты җитәкчелек. Шунысын да әйтергә кирәк, тулай торакта яшәгән һәм тукланган өчен студентлардан акча алынмый.

Тренажер – класс дип аталучы сыйныфта укучылар үзләренең белемнәрен практикада куллана. Җиңел машина, КАМАЗ һәм комбайнга утырып үзләренең теоритик белемнәрен практикада сыный ала. Язгы кыр эшләрендә, җәйге практика чорында районыбыз студентлары хуҗалыкларга ярдәм итә. 350 мең сум акча эшләп кайткан эшчән егетләргә район башлыгыда соклануын яшермәде. Алга таба мондый җылы, файдалы чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән уй белән кайтты район җитәкчелеге әлеге очрашудан диелде район басмасында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot