news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче җитәкчелеге авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашулар уздыра

Район башлыгы Илдус Зарипов һәм башкалар, шәхси эшмәкәр Габдулла Сөләймановның сөт җыю пунктына да кереп, биредәге эшнең барышы белән кызыксындылар.

(Теләче, 15 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Соңгы көннәрдә авыл җирлекләрендә алдынгы карашлы кешеләр - эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы гаиләләр катнашында уза торган очрашуларда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов яшәүнең максаты – гаилә корып, балалар үстереп гомер итү икәненә басым ясады.

-Гаилә институтын ныгыту кеше капиталы үсешендә иң мөһиме шул. Гаилә кешенең таяну ноктасы. Һәркем өчен кадерле урын. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү.Чөнки бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти, ахыр чиктә авылны саклый, - дип билгеләп үтте диелә район хәбәрендә.

Гаилә институтын пропагандалау - авыл җирлеге, мәктәп һәм дин әһелләренең төп бурычы һәм бу юнәлештә без актив эшләргә тиеш.

Район башлыгының үз чыгышын демографик вәзгыятьне бәян итүдән башлавы һәркемгә аңлашыла. Чөнки яшьләр туган җирендә калганда, балалар күп туганда гына авылның инфрастркутурасына, бакча, мәктәпләргә ихтыяж булачак. Кызганыч, без моны ил һәм республика күләмендә генә түгел, үзебезнең район мисалында да киресен күрәбез. Авыллар “картаеп”, бетеп бара. 13 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗа авыллары мәдәният йортларында узган “Түгәрәк өстәл” барышында да әлеге вәзгыятькә ничек каршы торырга, авылны ничек яшәтергә һәм яшәртергә дигән сорауларга җавап эзләнде.

Бу көнне дә һәр ике җирлектә крестьян-фермер хуҗалыклары, күпләп мал сараучы гаиләләр барланды.Һәм аларга хуҗалык итү өчен зур мөмкинлекләр ача торган кооперативларга берләшү тәкъдим ителде. Мәсәлән, Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә фермерлар икәү генә: Максабашта “Дәүләтшин”, Төрек-Тәмте авылында “Кыямов” крестьян-фермер хуҗалыклары. Күпчелек җаваплыклары чикләнгән “Теләче Агро” һәм “Тукаш” ширкәтләрендә хезмәт куйса, беришләре район үзәге Теләчегә, Казан һәм Арча шәһәрләренә йөреп эшлиләр. Кайчандыр алдынгы карашлы, мәгърифәтле кешеләргә бай булган, ак төбәк булып саналган Югары Кибәхуҗа да “картаеп” бара, яшьләр авылда төпләнми диярлек. Бу хакта үзенең чыгышында Югары Кибәхуҗа авылы тумасы, район эшмәкрләре Советы җитәкчесе Шамил Борһанов та ассызыклап узды.

-Соңгы бер-ике көндә Олы, Югары Мәтәскә, Шәтке, Олы Мишә авылларында очрашуларда булып, аларның эшләү, яшәү рәвешләрен күреп, сокланып кайттым. Хөрмәтле авылдашлар, бу уңайдан сезгә бераз үпкә хисләрем бар. Алардагы кебек активлык җитми безгә. Һаман да китереп биргәнне көтеп ятабыз. Күптән инде яшьләребезгә мөстәкыйль эшчәнлек белән яшәргә вакыт. Дәүләт ярдәм итәм дип торганда мөмкинлекне файдаланып калырга кирәк. Берничә елдан әлегедәй мөмкинлек булмаска да мөмкин.Һаман да замана авыр, иртәгә ни буласын белеп булмый дип шикләнәсез,үз-егезгә ышанып бетмисез. Уңыш тәвәккәлләрне ярата”, - диде ул.

Чынлыкта дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнәр сизелерлек. Биш сыеры булган хуҗалыкларга дәүләт абзар төзергә 120 мең сум акча бирә. Сигез сыерың булса, бу сумма 200 мең сум итеп бирелә. Тана сатып алганда, тана бәясенең 15 мең сумы субсидия сыйфатында кире әйләнеп кайта. Чит төбәктән сатып алсаң, дәүләт ярдәменең күләме 30 мең сум. Чеби сатып алганда – 50, үрдәккә – 80, каз алсаң -100 сум кире кайтарыла. Фәкать кош-корт яки терлек алганлыкка документлар булу шарт һәм аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә генә итеп бирергә кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган әлегедәй сизелерлек дәүләт ярдәмнәре белән кибәхуҗалыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов таныштырды.

Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәме “Түгәрәк өстәл” артында утыручыларда кызыксыну уятты, төрле интригаларга бирелеп, умарта күчедәй гөжләп алдылар. Рафаэль Нигъмәтҗанов белән Диләрис Мөбәрәкҗановның күңелен абзар төзегәндә бирелә торган субсидияләр өмет уятса, Фәнил Яруллинның дәүләт ярдәме алып, ашлык саклау склады төзү нияте юк түгел икән. Фермер Марат Дәүләтшинны Максабаш авылында үзара салым акчасына юллар төзекләндерүнең тәртибе борчый.

Олы Кибәхуҗадагы очрашу бермә-бер тыныч узды. Биредә халык җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә хезмәт куеп яши, шуның белән тормышын алып бара. Күпчелек әлеге тормыштан канәгать.Көндезен ширкәт произодствосында эшләсә, кичләрен абзарындагы малларын, кош-кортын тәрбия кыла. Әлеге җирлектә дә күпләп сыер асраучылар аз түгел. Шуларның берсе Фәнзилә һәм Вильдан Миннебаевлар. Район башлыгы һәм аның урынбасарлары әлеге гаиләдә булып, хуҗалык итү тәртипләре белән таныштылар. Бу уңайдан район башлыгы Илдус Зарипов: “Фәнзилә белән Вильдан кебек тырыш яшьләребез булганда авылларыбыз һичшиксез яшәр!” – дип белдерде. Моннан тыш, алар күршедә урнашкан шәхси эшмәкәр Габдулла Сөләймановның сөт җыю пунктына да кереп, биредәге эшнең барышы белән кызыксындылар диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100