news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче хоккейчылары янә беренче урын алды

Җиңү яулаган командаларга Кубок, медаль һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Теләче хоккейчылары янә беренче урын алды
tulachi.ru

(Теләче, 22 март, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Татарстан Республикасы беренчелегенә бара торган хоккей ярышлары тәмамланды. Питрәч районының Боз сараенда ир-атлар арасында бәйгенең ярымфинал һәм финал уеннары узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Финал ярышында Теләче һәм Байлар Сабасының "Тимерхан" хоккей командалары очрашты. Уен бик кискен барды, теләчеләрнең бер-берсен аңлап, ярдәм итеп, бер йодырык булып уйнавы, командага уңыш китерде.

Уен нәтижәләренә килгәндә Татарстан Республикасы беренчелегенә барган хоккей ярышларында беренче урында - Теләче, икенче урында - Байлар Сабасының "Тимерхан" хоккей командасы, өченче урында Питрәч командасы. Җиңү яулаган командаларга Кубок, медаль һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Татарстан Республикасының Хоккей Федерациясе иң яхшы уенчыларны да билгеләп үтте. Аларга истәлекле сыннар һәм Дипломнар тапшырды. Теләче командасыннан Алексей Дмитриев “Иң яхшы һөҗүмче”, Илшат Газиҗанов “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100