news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче эшмәкәрләре “Лизинг-Грант” программасында катнашырга җыена

Аларны программада катнашу тәртипләре белән “Татарстан Республикасының кече бизнес лизинг компаниясе” ААҖ вәкилләре таныштырды.

(Теләче, 27 июль,  “Татар-информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова).Теләче районы Советының утырышлар залында Теләче районы эшмәкәрләре өчен киңәшмә үткәрелде. Биредә август аенда республикада старт алачак “Лизинг – Грант – 2018” программасында катнашу тәртипләре һәм шартлары хакында сүз барды. Алар белән “Татарстан Республикасының кече бизнес лизинг компаниясе” ААҖ вәкилләре таныштырды, - диелә район хәбәрендә.

Әлеге оешманың директор урынбасары Ленар Газизов әйтүенчә, бу программада теркәлү вакыты өч айдан унике айга кадәр булган һәм теркәлү вакыты бер елдан арткан эшмәкәрлек субъектлары катнаша ала. Башлап китүчеләр өчен килешү суммасының 45 проценты (әмма бер миллион сумнан артмаган өлеше) субсидияләнә, 1 елдан артык эшләүчеләргә 30 проценты (өч миллион сумнан артмаганы) субсидия итеп биреләчәк. Шунысын да истә тоту мөһим, “Лизинг – Грант” программасында катнашучыларның бюджетка бернинди дә әҗәте булмавы шарт. Бу хакта салым инспекциясеннән белешмә алу сорала. Тагын шунысы да бар, әлеге грант техника, җитештерү җиһазы өчен генә бирелә.

Эшмәкәрләр иң элек проект эшләрен лизинг компаниясенә җибәрә, анда расланганнан соң, документларны икътисад министрлыгында тикшерәләр. Оешма вәкилләре программада катнашырга теләүчеләргә инде бүген үк документлар җыя башларга киңәш итә. - Алдагы елларда эшмәкәрләр үзләренең проектларын эшләгәннән соң, конвертка салып, мөһерләп комиссиягә тапшыралар иде. Әгәр ниндидер вак-төяк кенә җитешсезлекләре булса да, проект төшеп калды. Ә хәзер республиканың эшмәкәрләрне яклау үзәгенең юридик, аналитик бүлекләре һәрбер гаризаны җентекләп, анализлап тикшерә, хаталары булса, аларны төзәтүгә 10 көн вакыт бирелә. Димәк, кимчелекләрне бетереп, уңышка ирешүгә өмет бар дигән сүз, - ди Ленар Газизов.

“Татарстан Республикасының кече бизнес лизинг компаниясе” җәмгыятенең сату бүлеге җитәкчесе Илнур Садртдинов эшмәкәрләргә һәрьяклап булышырга әзер булулары хакында да искәртеп узды. - Безнең халыкның кәгазь эше буенча тәҗрибәсе олы дип әйтмәс идем. Шуңа күрә, үз көчләре белән ерып чыга алмасын аңлаучыларга документлар туплауда ярдәм итәбез. Телефон аша да, электрон почтадан да киңәшләр бирәбез. Тикшерү өчен документларның күчермә вариантын да кабул итәбез, - ди ул. Баксаң, безнең районнан да әлеге лизинг компаниясе белән хезмәттәшлек итүчеләр бар икән. Фәния Камалиева егетләргә үзенең рәхмәт сүзләрен дә белдерде. – Без 2012 елда грант откан идек. Бу егетләр документлар туплауда нык ярдәм итте. Ул вакытта үзебезгә йөз мең сум файда калган иде. Программаның файдасы зур. Быел да катнашырга уйлыйбыз, - диде ул. Димәк, кече бизнесны зурга әйләндерү өчен дәүләт тарафыннан бирелүче ярдәмне кулланырга онытмыйк. Ә әзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга кирәк, - дип яза җирле басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot