Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче эшмәкәрләре фикер алышты
Очрашуларда шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән итне, сөтне урнаштыру, районда яңа сөт-май заводы төзү мәсьәләләре күтәрелде.
(Теләче, 22 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасары Айрат Фәтхуллин, эшмәкәрләрнең район Советы җитәкчесе Шамил Борһанов, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече аксакал Илдус Зәйнетдинов белән Олы Нырсы, Айдар һәм Әбде авыл җирлекләрендә яшәүче эшмәкәрләр, күпләп терлек асраучылар, гомумән, тырыш һәм булдыклы кешеләр белән узган эшлекле очрашулар вакытында моның киресен күрергә туры килсә дә.
Мәсәлән, Олы Нырсы авыл җирлегендә эшмәкәр Рушан Зәкиҗановның сетка-рабица ясау, Әкрам Сәләхиевның такта яру цехларын, Айдарда Васил Вәгыйзов ясаган үзтөягечле мини-тракторны, Идрис Һадиуллинның остаханәсен, анда ясалган авыл хуҗалыгы машиналарын күргәч, берәү дә соклануын яшерә алмады. Бүген Әкарам - дүрт, Рушан 6 авылдашын эш белән тәэмин иткән. Васил абый ясаган мини-тракторның бөтен тагылма җайланмалары бар. Алар белән Васил абый җир дә сукалый, рәт арасы да эшкәртә, бәрәңге дә казый, кар да көри, йөк төйи. Җәен бер дигән ярдәмче үзенә. Идрис әфәнде кул астында булган тимер-томырдан бер дигән ашлык чистарткыч җайланма ясап куйган. Үзенекен генә түгел, сорап килгәннәрнең дә ашлыгын чистартып бирәчәк. Дөрес, авылда теләгән һәркем эшмәкәр дә, фермер да булып бетә алмый. Моның өчен теләк кенә түгел, Ходай биргән сәләт тә кирәк. Әмма да үзенең туган төбәгенең, авылыңның патриоты буларак, авылда төпләнеп калып, тормыш итәрлек эш белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу очракта дәүләт тә ярдәмгә киләм дип тора. Бу кадәресе белән өч җирлектә дә очрашуга чакырылган авыл халкын муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин таныштырды диелә район хәбәрендә.
Кайчандыр, күмәк хуҗалык таркалып, үз көнен үзе күрә башлаган Әбде авылы халкы арасында да патриотлар бар. Аларның яшьләр булуы аеруча куанычлы. Сигез сыер асраучы Николай Иглепов, биш сыерлы Алексей Старшов хуҗалыклары белән танышканнан соң, авылда тормыш бетмәячәгенә ышандым. Алексей үз хуҗалыгына такта яру станогы сатып алып куйган. Хәзер үз кирәк-ярагына,авылдашларына такта, борыс ярып бирә. Район үзәгеннән бик читтә урнашкан авылда яшәсәләр дә, бу яшьләр ничек тә көн итүнең җаен табарга тырышалар. Авыл мәдәният йортында узган “Түгәрәк өстәл” барышында да авызларына “су кабып утырмадылар”. Район җитәкчелеген үзләрен кызыксындырган сораулар белән “күмделәр”. Олы Нырсы да үз язмышына битараф булмаган халык яши. Аларның соңгы өч-дүрт елы эчендә актив рәвештә фермерлыкка алынулары, эшмәкәрлекнең башка төрләре белән шөгыльләнүләре шул хакта сөйли. Соңгылары белән чагыштырганда Айдар авылының яшәү уклады башкачарак. Биредә күпчелек җаваплылыгы чикләнгән “Теләче-Агро” ширкәтендә хезмәт итеп көн күрә. Казанга йөреп эшләүчеләр дә байтак икән.Айдар авылы халкы үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылуына сөнеп бетә алмый. Быел аеруча юлларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылган. Айдарның да, Субашның да һәр урамына вак таш түшәп, җиңел машина белән йөрерлек иткәннәр. Тагын бер сөенечле хәл: Айдар авылында үзара салым акчасына яңа су башнясы, гидрантлар куйганнар.
Очрашуларда шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән итне, сөтне урнаштыру, районда яңа сөт-май заводы төзү мәсьәләләре күтәрелде. Бу очракта үзеннән-үзе урыннарда кооперативлар төзү ихтыяҗы килеп басса. Бу тормыш таләбе. Бичер авыл халкын торбалар аша өйләргә килә торган суның эчәргә яраксыз булуы борчый. Сорауларның берише кабат өйрәнүне таләп итсә, кайберләре урында ук хәл ителде. Өч авылда да әлеге очрашулар җылы, дустәнә шартларда узды диелде район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз