news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче егете көрәш буенча Дөнья беренчелегендә чемпион булды

Әлеге ярышта Россия җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Гыйниятуллин Фирзәр катнашып, 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион исеменә л

Теләче егете көрәш буенча Дөнья беренчелегендә чемпион булды
tulachi.ru/.

(Теләче, 26 июнь, “Татар-информ”, "Теләче"). 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча Дөнья беренчелегендә Теләче егете Эмиль Мәүлин катнашты һәм 12 көндәше арасында чемпион исеменә лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Идел буе Дәуләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья беренчелеге булып үтте. Анда 42 илдән 230 спортчы катнашты. 

Шул ук көнне Саба районы Мингәр авылында Дөнья чемпионатының финалы узды. Әлеге ярышта Россия җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Гыйниятуллин Фирзәр катнашып, 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион исеменә лаек булды. 

Эмильнең тәүге тренеры - Райнур Шәмсетдинов. Хәзер ул Фирзәр Гыйниятуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100