news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче егете Европа чемпионатында өченче урын яулады

14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты узды.

Теләче егете Европа чемпионатында өченче урын яулады
tulachi.ru

(Теләче, 23май, “Татар-информ”, "Теләче"). 14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты (беренчелеге) булып үтте. Анда Теләче егете Ришат Зәйнетдинов өченче урын яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты. 

“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Ришат Зәйнетдинов та катнашты. Ул сул кулы да, уң кулы белән дә 3 урын яулады.

Россиянең җыелма командасы бу ярышларда беренче урын яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot