news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче делегациясе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Сабан туенда булды

Ике район арасында килешү төзелде.

Теләче делегациясе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Сабан туенда булды
tulachi.ru/

(Теләче, 19 июнь, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы үзешчәннәре һәм көрәшчеләре муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендәге 50 кешелек делегация Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында узган Сабан туенда катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кулаткылыларны теләчелеләр исеменнән Сабантуй бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Айрат Фәтхуллин котлады. Ул үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Илдус Зариповның кайнар сәламнәрен, тәбрикләүләрен җиткерде.

Рәсми котлауларны һәм истәлек бүләкләрен Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова белән район администрациясе башлыгы Илдар Мәһдиев кабул итеп алды.

Рәсми котлаулардан соң ике район арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелеп, ике як вәкилләре Айрат Фәтхуллин белән Илдар Мәһдиев тарафыннан кул куелды. Килешү икътисади мәнфәгатьләр белән беррәттән, мәдәни багланышларны күз алдында тота.

Бу юлы да район көрәшчеләре Иске Кулаткы Сабан туенда матур көрәш үрнәкләре күрсәттеләр һәм үз үлчәү авырлыкларында җиңүче булып танылды.

Җырларга да һәвәс булган, үзе көрәшче егет, 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Данил Галимов - икенче, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Алмаз Сәетов белән 80 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашкан Рамил Мөхәммәтов беренче урынга лаек булды. Абсолют батыр булып Рамил Мөхзәммәтов танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100