news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче белгечләре ясалма орлыкландыруның Европа ысулын өйрәнде

Теләчедә ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар-уку үткәрелгән.

Теләче белгечләре ясалма орлыкландыруның Европа ысулын өйрәнде
tulachi.ru

(Теләче, 29 май, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының “АгроЛак” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте базасында ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар-уку үткәрелде. Бу юлы алар ясалма орлыкландыруның Европа ысулын өйрәнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мал табибларын, ясалма орлыкландыру техникларын ясалма орлыкландыру серләренә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәетов төшендерде.

Авыл мәдәният йортында ул белгечләргә ачык дәрес үткәрде, видеофильм күрсәтте. Практик өлештә ул теләккә килгән сыерны ясалма орлыкландырып күрсәтте.

Семинар - уку барышында ул мал табибларының, ясалма орлыкландыру техникларының күпсанлы сорауларына җавап та бирде. 

Семинар-укуда районда әлеге юнәлештә иң уңышлы эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең ясалма орлыкландыру технигы Илшат Гыйльметдиновлар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100