news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче басу-кырларыннан икмәкнең 15287 гектары суктырып алынган

Салам җыйнау, төп эшкәртү кебек эшләрдә “Алан” ширкәте лидер.

(Теләче, 7 август, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов) Районыбыз хуҗалыкларында уттай урак өсте. Басу-кырларыбызда тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Бериш хуҗалыклар инде икмәк өчен барган аяусыз көрәшкә нокта куярга да җыена.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 сентябрь көнне алынган мәгълъматларга караганда, районыбыз басу-кырларындагы җыйнап алынасы 20346 гектар мәйдандагы икмәкнең 15616 гектардагысы (77%) теземнәргә салынган, шуның 15287 гектары (75%) суктырып алынган. Тулаем икмәк җыемы 47480 тонна. Икмәк чыгышы һәр гектардан 31,1 центнер тәшкил итә дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Урып-җыю эшләре аеруча җаваплылыгы чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләрендә аеруча оешкан төстә бара. “Алан”да иген чыгышы гектарыннан 43,2 центнер тәшкил итсә, “Агролак” та бу күрсәткеч 32,5 центнер. Беренчесенең тулаем икмәк җыемы – 7750, икечесенеке – 5457 тонна. Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Таң”, “Игенче” ширкәтләрендә, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыятендә дә игенче-механизаторларыбыз зур өлгерлек һәм тырышлык куеп эшлиләр.

Икмәк суктыручы комбайнчылар арасында “АКРОС- 530 комбайны белән “Алан”нан Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Ренат Гарипов, “Таң”нан СК – 5 комбайны белән Ирек Гәрәев, игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчылар арасында ЕС – 1 комбайны белән “Игенче”дән Хәмит Кәримуллиннарның хезмәте соклангыч. Аланлылар ике мең чиген узып эшләсәләр, “Таң”нан Ирек Гәрәев 600 тоннадан артык икмәк суктырып амбарларга озатты. Ә Игенче”дән Хәмит Кәримуллин 1388 гектар мәйдандагы игеннәрне теземнәргә салып, төрдәш комбайнчылар арасында алгы сызыкта бара. Әлеге иген язмышын хәл итүче комбайнчыларның 100 мең сум Президент премиясенә лаек булу мөмкинлеге бар. Һәрхәлдә алга таба да шуңа омтылып эшләү шарт. Урак тәмамлангач, республикабызның 200 комбайнчысы әнә шундый бүләккә лаек булачак.

Хәзер бик җаваплы һәм мәшәкатьле чор. Берүк вакытта урып-җыю эшләрен башкарырга, салам эскертләргә, туңга сөрергә, көзге чәчү эшләрен башкарып чыгарга кирәк. Бу эшләр бер хезмәт чылбырын тәшкил итәләр. Чылбырның бер генә боҗрасы өзелсә дә, калган эшләр тукталырга мөмкин. Ә “Алан”,”Игенче”, “Агролак” ширкәтләрендә моңа юл куелмый. Әлеге хуҗалыкларда һәр механизатор үз хезмәтен намус белән башкарып, көзге кыр эшләрен кыскс срокларда төгәлләргә омтылалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 сентябрь көнне алынган мәгълъматлар буенча районда 4800 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Шуның 3200 гектарын арыш, 1600 гектарын көзге бодай тәшкил итә. Быел районыбыз механизаторлары 5800 гектарда көзге чәчү эшләре башкарып чыгарга планлаштыра. Көзге бодай мәйданнарывн беркадәр арттырып чәчү дә күздә тотыла. Салам җыйнау, төп эшкәртү кебек эшләрдә “Алан” ширкәте лидер. Төп эшкәртү биредә – 31%, “Игенче”дә – 24%, “Агролак”та – 23% күләмендә башкарылган. Бүген районыбыз хуҗалыклары пай җирләре өчен печән, салам, икмәк бирә. Аның күләме район буенча бер гектарга – 750 сум исәбеннән дә ким булмаска тиеш, диелгән район хәбәрендә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot