news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче башлыгы райондагы борынгы кабер ташлары турында китап чыгарырга тәкъдим итте

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов бу тәкъдимен бүген Теләчедә узган Татарстанның Аксакаллар Шурасы утырышында әйтте.

Теләче башлыгы райондагы борынгы кабер ташлары турында китап чыгарырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Теләче, 6 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Теләче муниципаль районы җирлегендә урта гасырларга, Казан ханлыгы чорларына караган кабер ташлары саклана. Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, хәзерге вакытта татар халкы тарихының бер өлеше булган кабер ташларын барлау эше башкарыла. Җитәкче борынгы кабер ташлары турында китап чыгарырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы Аксакаллар Шурасының бүген районда узган еллык хисап җыелышында әйтте.

Аксакаллар Шурасы утырышында Татарстан районнары мөхтәсибләре, районнардагы Аксакаллар Шурасы җитәкчеләре һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Район башлыгы катнашучыларга Ветераннар йортын, туган якны өйрәнү музеен күрсәтте. Утырышта исә Аксакаллар Шурасы эшчәнлегенең киләчәккә бурычлары билгеләнде, уңай тәҗрибәләргә бәя бирелде.

Теләче районында 30га якын мәчет исәпләнә.

«Халык, гадәттә, җомга көннәрендә мәчеткә йөри, яшьләр дә кызыксына — шунысы сөендерә. Республиканың дин әһелләре безнең җирлектә җыелуы, киңәш-тәкъдимнәре районыбызның рухи тормышына тәэсир итми калмас», — диде Нәҗип Хаҗипов утырышта.



Галерея: Аксакаллар Шурасының чираттагы еллык хисап җыелышы ( Тюлячи )
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100