news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче балалары Санкт- Петербург шәһәренә сәяхәт кылды

Әлеге сәфәргә Теләченең 1нче балалар бакчасы иң яхшы экологик проект өчен лаек булды.

(Теләче, 22 октябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Республикакүләм “Туган як экология”се конкурсында җиңүчеләр Санкт- Петербург шәҺәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Сәфәр иң яхшы экологик проект өчен Теләче 1нче балалар бакчасы командасына беренче урын өчен бүлә кбулды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Катнашучылар шәһәрдә өч көн булдылар: Санкт- Петербург белән якыннан таныштылар, Петергофка сәяхәт кылдылар. Иң кызыгы рус географиясе җәмгыяте музеена кереп андагы экспонатлар, бөек сәяхәтчеләр турында якыннанрак танышу булгандыр. Биредә бик бай истәлекле уникаль китапханә, шулай ук фәнни архив һәм Ю. М. Шокальский исемендәге Лекторий урнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot