news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар район полиция бүлегендә экскурсиядә булды

Сәяхәтнең максаты әлеге төр һөнәр ияләренә мәхәббәт уяту, полиция хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү.

(Теләче, 21 сентябрь, “Татар–информ", "Теләче", Ания Нуруллина). Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар полиция бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар, дип яза җирле басма.

Сәяхәтнең максаты әлеге төр һөнәр ияләренә мәхәббәт уяту, полиция хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү.

Ишек төбеннән балаларны ачык йөз белән өлкән инспектор Нәҗмиева Р.Р., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Яруллина Д.Г. каршы алды. Алар үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар, нинди җаваплы һәм авыр, әмма ләкин мәртәбәле хезмәт икәнен горурланып сөйләделәр.

Балалар музейда да булдылар, Зарипова Ф.Ш., Зиннатуллина А.Р. милициянең оешу тарихы белән таныштырдылар, кубоклар, грамота, дипломнар нинди хезмәтләр өчен бирелгәнен, фотосурәттәге вакыйгалар турында сөйләделәр.

Аеруча нәниләрдә кинолог-эт турындагы әңгәмә бик кызыксыну уятты. Этне ничә яштән, нинди алымнарга өйрәтергә була, нәрсә ашатырга, нинди әмерләр өйрәтергә- барысы да кызык, макыктыргыч булды балаларга. Шулай ук патруль машиналар белән танышу, утырып сигналга басып карау да бик ошады.

Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, эчтәлекле булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып, балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot