news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче авылының 2нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы төзекләндерелә

Ремонт эшләрен августта төгәлләү ниятләнә.

(Теләче, 15 февраль, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Гаязов). Татарстанда утыз уникаль республикакүләм программа эшләп килә. Аны икече төрле “Президент программасы” дип тә йөртәләр. Шуның берсе, иң колачлысы мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше булса, икенчесе әлеге учреждение биналарына капиталь төзекләндерү үткәрү эшләре.

Быел республикада 146 мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндереләчәк. Алар арасында Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы да бар, дип яза “Теләче” газетасы.

Шунысы сөенечле тормыш сыйфатын яхшырта торган мондый программалардан безнең районның читтә калганы юк. Чыннан да, мәктәп, балалар бакчасы төзү, аларга капиталь ремонт үткәрү кебек күләмле һәм зур чыгымнар сорый торган эшләрне бер генә район бюджеты да күтәрә алмый. Хәтта бу нефть чыга торган бай бай районнарда да сирәк була торган хәл. Узган ел Иске Җөри авылы балалар бакчасына, Олы Мишә урта мәктәбенә дә капиталь ремонт республика хисабына башкарылды.

Капиталь ремонт программасы буенча төзекләндереләчәк Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында ремонт эшләре гыйнвар урталарында башланып китте. Җаваплылыгы чикләнгән “Цереком” ширкәте балта осталары аның түбәсен сүтеп, кайчылылыклар куя башлаганнар. Түбә ремонты төгәлләнгәч, шулай ук кышкы айларда бакча диварларын металл сайдинг белән тышлау күздә тотыла.

– Аннары, электр, суүткәргечләрне җылылык торбаларын, тәрәзәләрне, ишекләрне, сан узелларны алыштыру күздә тотыла. Шулай ук керү юлына, аерым бүлмәләргә җылы идән ясау да каралган. Бакчага керү-чыгу төркеме дә эшләнәчәк. Моңарчы ул бөтенләй юк иде, – дип, ремонт эшләренең барышы белән таныштырды участок мастеры Евгений Бочкарев.

Эчтәге ремонт эшләре балалар җәйге ялга киткәч башкарылачак. Бакча мөдире Фәридә Хәсәншина белдергәнчә, нәниләр май башыннан җәйге ялга китәчәк, ә августта балалар бакчасы янә аларны кабул итәчәк, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot