Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче авылыннан Әүхәдиевлар гаиләсе “Татмедиа”ның махсус кызыксындыру бүләгенә лаек булды
Гомер буе икмәк пешергән Нәсыйха апа чәчәкләр үстерергә, җиләк–җимештән тәмле каклар, вакытлы матбугат белән дә танышып барырга да өлгерә.
(Теләче, 13 сентябрь, “Татар–информ, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үзе нәшер иткән газета –журналларга язылучылар арасында ел саен бәйге үткәреп, кыйммәтле бүләкләр уйната, дип яза җирле басма.
Белгәнегезчә, әлеге бәйгедә катнашу бик ансат. “Татмедиа” нәшер иткән кимендә өч басмага алты айга язылып, аның квитанцияләренең күчермәсен тиешле адреска җибәрергә кирәк иде. Төп бүләк – телевизор, шул ук вакытта башка кыйммәтле бүләкләр иде. Быел әлеге бәйгедә ике райондашыбыз катнашты. Зур бүләкләр отмаса да Теләче авылыннан Әүхәдиевлар гаиләсе “Татмедиа”ның махсус кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бүләкне Нәсыйха апа Әүхәдиевага “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хузин тапшырды.
Инсаф абый Нәсыйха апа Әүхәдиевлар “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте нәшер иткән “Теләче” район газетасы һәм “Шәһри Казан” газеталарына,“Ялкын” журналына язылган. “Газета- журналларны ел саен алдырабыз. Иганәчәсе Инсаф абыегыз. Мин үзем бәйгеләрдә катнашырга яратам, әйдә катнашып карыйк дигән фикерне җиткердем. Истәлекле бүләккә дә лаек булдык. Мондый бәйгеләр алга таба да узсын”, - диде ул.
Гомер буе икмәк пешергән Нәсыйха апа чәчәкләр үстерергә, җиләк–җимештән тәмле каклар, кайнатмалар ясарга да, вакытлы матбугат белән дә танышып барырга вакыт таба, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз