Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче авылында Сабантуй узды
Бәйрәмнең асылын аңлаган керәшен дуслар бу көнне табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга тырыша.
(Теләче, 14 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең Петровский авылында Сабантуй узды. Питрау керәшен карендәшләребезнең көтеп алган зур бәйрәмнәренең берсе. Аның асылын аңлаган керәшен дуслар бу көнне табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга, электән килгән йолаларны үтеп, бәйрәмне күрәм итеп үткәрергә тырышалар, дип яза район газетасы.
Бәйрәмне оештыручылар бирегә килгән халыкны зур хәзерлек белән каршы алды. Иң элек мәйданга килүчеләрне күңелле, дәрле җырлары белән белән Субаш авылы үзешчәннәре – “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле каршы алды. Субашлыларның сөенече белән уртаклашабыз, шушы көннәрдә генә әлеге данлы коллективка кабаттан Халык ансамбле” исеме бирелгән. Әлеге исемне саклар өчен алар апрель аенда ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия алдында зур имтихан тоткан иде.
Ансамбльнең җитәкчесе Зоя Павлова Питрау бәйрәменең изге бәйрәм икәнлеген әйтеп узды. Ул Петр белән Павелны – Иисусның беренче иярченнәрен искә алу көне итеп чирәү тарафыннан канулаштырылган. Керәшеннәр әлеге исемнәрне Питер, Паул дип сөйләшкәнлектән, бәйрәмнең атамасы да шуңа нигезләнеп барлыкка килгән. Субашлылар җырлап кына калмадылар, Питрауга багышлап шигырьләр сөйләделәр, келәү әйттеләр. Алга таба тамашаны танылган алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов белән үзешчән җырчы Илсур Шәйдуллин, Питрау кунаклары һәм чибәрләре Алинә Давыдова һәм Лариса Басыйрова дәвам итте. Аннары, бәйрәмдә чүмәк вату, капчык киеп йөгерү, кул белән суда балык тоту, капчык сугыш, гер күтәрү кебек уеннар, бәйгеләр башланды. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Питрауда балалар көрәше дә үткәрелде.

Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре гөрләде: шашлык кызды, зур казаннарда пылау пеште, самавырларда чәй кайнады, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде. Бу төнне салкынлык та,караңгылык та сизелмәде. Мәйданнан бер читтә, карт имән төбендә, яшьләр белән беррәттән, өлкән, урта буын вәкилләре дә заманча көйләргә биеп рәхәт чикте.
Питрау Сабантуе элек-электән үзенең көрәше белән дан тоткан.Анда батырларның батырлары гына бил алышкан. Һәм ул төн уртасында башланып, иртә таңгача дәвам иткән. Шунысы әһәмиятле, биредә батырлар очко белән түгел, аркага салганчы көрәшкән. Быел да тамашачылар көрәш бәйгесен зур ләззәт белән таңгача карадылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз