news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче авылларында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

Шармыш һәм Ачы авылларында язны каршы алу бәйрәмен бер атна бәйрәм итәләр икән.

Теләче авылларында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр
tulachi.ru

(Теләче, 13 март, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләченең Әбде, Шармыш һәм Ачы авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәме узды. Бу авылларда Кышны озату, Язны каршы алу бәйрәмен атна буе үткәрәләр икән.

Екатериновка һәм Теләче авыллары халкы бергәләп, уйнап, җырлап бәйрәм итәр өчен авыл клубы каршындагы мәйданга җыйналдылар. Урамдагы тамаша, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышы белән үрелеп барды.

Театраль күренештә исә Кыш тиз генә китәргә, Язга урын бирергә теләмәде. Әлеге каршылыкка әдәби, театраль персонажлар да, кино геройлары да мөнәсәбәтле иде. Әмма явыз көчләр күпме генә тырышмасыннар, барыбер җиңелделәр. Туган җиребезгә Яз килде, бар дөнья яктылыкка, нурга, изелеккә күмелде.

Азактан, мәйданнан читтә кыз-карачкы яндырылды. Арада янып, көле күккә очып баручы кыз - карачкы өстеннән сикереп чыгучылар да табылды. Шулай итсәң, кыз-карачкы белән бергә борчу-сагышлар, уңышсызлыклар да яна, күңелләр сафланып, яктырып кала икән. Алга таба сагышлы булмасын өчен, бәйрәм кунаклары кыз-карачкы белән истәлеккә фоторәсемгә төшеп калырга да онытмадылар.

Мәдәният йорты янәшәсеннән өч сәгать дәвамында җыр-бию өзелмәде, күңелле һәм мавыктыргыч ярышлар бер-берсен алыштырып кына торды. Арада вакытка һәм мөмкин кадәр күбрәк коймак ашау ярышы да бар иде. Теләге булганнар бу сәгатьләрдә коймак ашап рәхәтләнде.

Ике командага бүленеп, вакытка утын кисү, чиләк-көянтә белән боз ташу, мунча кирәк яраклары белән йөгерү, капчык сугышлы уйнау, гүзәл затларыбызны көрәккә утыртып йөрү, төз итеп боҗрага итек ату кебек уеннарда көч сынаштылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, төрле тәм-томнар өләшенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100