Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчәдә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшергәннәр
Тикшерү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге баш белгече Руфит Гарифҗанов җитәкчелегендә узган.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, “ТеләчеИнформ”, Фәнил Гаязов). Машина-трактор паркларында тагылма машиналарны, амбар техникасын киләсе ел уңышы өчен төзәтү бара. Шушы көннәрдә район хуҗалыкларында комбайннарны, авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма җайланмаларны кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү үткәрелде, дип яза “Теләче Информ”.
– Көненә сигез-тугыз тырма ремонтлап куярга өлгерәбез, - ди җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте машина-трактор паркы остаханәсендә эшләүче Фәрит Шаһиев. Тырма ремонтына беренчеләрдән булып алынганнар.Тырма сүтәләр, тешләрен үткенлиләр. Киләсе ел уңышына техниканы бергәләп тәртипкә китерә алар. Бүген 70 процент тырма ремонтланган.
– Тырма ремонтына алардан кала җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Тукаш” һәм “Теләче Агро”ширкәтенең Олы Мишә бүлекчәсендә алдан тотындылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге баш белгече Руфит Гарифҗанов җитәкчелегендә узган тикшерү вакытында 155 балл мөмкинлектән 139 балл җыйган җаваплылыклары чикләнгән “Теләче Агро” һәм “Алан” ширкәтләре эшчәнлегенә югары бәя бирелде. 136 балл җыйган “Агролак” ширкәте - икенче, 133 балл алган “Игенче” ширкәте - өченче урынны яулады.
Көн туды исә, бәяләр арту яңаны алу мөмкинлеген чикли. Яңаны иске саклый дигәнне күздә тотып, техникага кадерне арттыру кирәклеге аеруча бәхәссез. Моңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов та аеруча басым ясады:
– Запас частьлар да, ягулык-майлау материаллары да кыйммәтләнә. Ел да әйтә киләбез, техникага запас частьларны көздән алып, ремонт үткәреп калган хуҗалыклар отачак кына, - ди ул.
Җитәкченең фикерендә әллә ни яңалык та юк кебек. Шулай да кабат искәртү ваемсызрак йөргән кайбер хуҗалык җитәкчеләренә итәк-чабуны җыярга ярдәм итәр.
Саклауга кую бер нәрсә. Аның дәүләт стандартларына җавап бирерлек итеп куелуы тагын да мөһимрәк. Күрер күзгә төзек кебек тоелган тагылма агрегатның да, техниканың да кимчелекләре, кул тими калган вак эшләре килеп чыга.
Бер агрегат та эштән туктауга онытылырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы техникасын балчыкка каткан килеш тоту бер генә хуҗалыкка да ямь өстәми, билгеле. Хуҗалыкны бизәү-бизәмәүдән бигрәк, тиешенчә үтәлмәгән вак-төяк зур күләмдәге чыгымнарга сәбәпче була. Чыгымнар дигәннән, запас частька акча юклыкны сылтау итәбез, шул ук вакытта кайбер хуҗалыкта машина-трактор паркында көпә-көндез ут янып тора. Бүгенге тормышта күләмле чыгымнарны киметү өчен нәкъ менә вак-төякне экономияләүдән башларга кирәклеге бәхәссез. Техниканы көн яктысында һәм һава торышы җылы торганда ремонтлап өлгергәннәр, һичшиксез, отачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз