news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел белгече: Казан лингвистик саммиты лингвистика өлкәсендәге белемне тулыландырды

Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн саммитында быел 30 илдән артык галимнәр тәҗрибәләре белән уртаклашты.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Лингвистларның даими халыкара комитеты генераль секретаре урынбасары Камил Хаманс Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн-саммиты лингвистика өлкәсендәге хәзинәне тулыландырырга ярдәм итте дип саный.

«Галимнәрнең чыгышлары лингвистика өлкәсендәге белемнәрне яхшыртуга юнәлтелде. Якын арада тагын очрашып, тел белемендәге төрле проблемалар турында фикер алышырбыз дип уйлыйм», — диде ул «Глобаль дөньяда тел төрлелеге» дигән лингвистик саммитның ябылу тантанасында.

Камил Хаманс КФУда гамәли лингвистика өлкәсендә уздырыла торган тикшеренүләр үткәрелүенә игътибар иткән. «Казан галимнәре текст аналитикасы белән шөгыльләнә һәм бик күп технологик тикшеренүләр ясый. Мисал өчен, безнең якта — Европада психологик тикшеренүләр белән шөгыльләнүче лаборатория бар. Безгә хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк», — диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, галимнәр дөньякүләм фәнни хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер. «Саммитта әйдәп баручы фәнни журналларның мөхәррирләре чакырылуы, тәҗрибәләре белән уртаклаша алуы, киңәшләр бирүе барыбыз өчен зур дәрәҗә», — диде ул.

Саммит кысаларында биш пленар утырыш уздырылган. Быел саммитта 30 илдән артык галим катнашкан. «АКШ, Бөекбритания, Германия, Италия, Испания, Нидерланды, Сингапур һ.б. шәһәрләрдән фән белгечләре җәлеп ителде», — диде директор.

Шулай ук үзенең чыгышында Рәдиф Җамалетдинов 2023 елда КФУ базасында телләрне компьютерлы өйрәнү буенча Европа ассоциациясе утырышы узачагын да әйтте һәм барлык кунакларга, катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Саммит көннәрендә галимнәр палеославистика, традицион лингвистика һәм аның цифрлы, клиник трансформациясе, нейролингвистика, когнитив лингвистика, компьютер һәм корпус лингвистикасы, тел белеменең башка мәсьәләләре турында фикер алышты.

Казан халыкара лингвистика саммиты КФУ базасында инде икенче тапкыр уза һәм Халыкара лингвистлар конгрессына (ICL) әзерләнүнең мөһим этабы булып тора. Саммитны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Даими халыкара лингвистлар комитеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, лингвистик тикшеренүләр институты, Казан федераль университеты оештыра.

2020 елның җәендә Казан федераль университеты тарафыннан Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты белән партнерлыкта 2023 елда төп дөньякүләм фәнни лингвистик форум — биш ел саен уздырыла торган Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) уздырылачагы билгеле булды. Конгрессны КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм РФА Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100