news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тел белгече Фәһимә Хисамова вафат

Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озату иртәгә 10.30 сәгатьтә Казанның Зорге урамындагы 57/29 йортында була.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды. Бу турыда шагыйрь Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

“Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!” - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.

Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озату иртәгә, 18 сентябрдә, 10.30 сәгатьтә Казанның Зорге урамындагы 57/29 йортында була.

  • Фәһимә Хисамова - филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot