news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел белгече Диләрә Тумашеваның кызы профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлаштылар

Тел белгече Диләрә Тумашеваның кызы профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлаштылар
Салават Камалетдинов

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән бүген Казан федераль университетының Физика институты бинасында хушлаштылар. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның апасы.

Хушлашу мәрасимен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов алып барды.

«Әни белән әти ел саен кая да булса ял итәргә бара иделәр. Быел Таулы Алтайга бардылар. Алар экскурсиягә дип, микроавтобуска утырып барган. Каршы як юлда HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелгән. Каты бәрелгән. Әни тәрәзә янында утырган. Ул хастаханәдә реанимациядә вафат булды. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән ике кеше әле дә хастаханәдә комада ята. Калган дүрт-биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә галимәнең улы Аяз Абдулхаков.

Аның әйтүенчә, Ләйсән Абдулхакова, йомшак күңелле, ягымлы әни, һәрвакытта да теләктәшлек белдерә торган кеше буларак истә калачак.

«Ләйсән Равилевна – зыялы нәсел вәкиле. Фаҗигале төстә арабыздан вакытсыз китеп барды. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан һәм Россиянең Мактаулы фән хезмәткәре Ләйсән Абдулхакова үз һөнәренә чын күңелдән тугры булды, күп еллар дәвамында борынгы славян теле, рус теленең тарихи грамматикасы, рус әдәби теле тарихы кебек фәннәрне укытты. Казан лингвистик мәктәбе мирасын саклау, шулай ук укытучысы Виталий Марков идеяләрен үстерү өчен бик күп көч куйды», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Ләйсән Абдулхакованың халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрендә актив катнашуын искәртте. Бу көннәрдә Германия, Италия, Польша, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербург, Калининград, Төмән, Ижевск һәм башка төбәкләрдән коллегалары кайгы уртаклашкан.

«Гомере буе ел Казан университетында хезмәт куйды, фән белән шөгыльләнде. Ул искиткеч әни, хатын һәм дәү әни иде. Берничә ел элек, ул үзен ялга җибәрүне сорап, гариза тотып килгәч, без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Ул киләчәктә үзен оныкларына, якыннарына багышларга теләве турында әйтте. Шуннан соң без бик күп тапкыр очраштык. Бик якты, шат күңелле кеше иде. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Ләйсән Абдулхакова әти-әнисе кабере янында – Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

  • 31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән 2 бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры Ләйсән Абдулхакова һәлак булды. Ул ире Рөстәм Абдулхаков белән ял итәргә килгән булган. Исән булса, 25 сентябрьдә Ләйсән Абдулхаковага 69 яшь тулыр иде.
  • Ләйсән Равил кызы Абдулхакова (Тумашева) – тел белгече, профессор Диләрә һәм режиссер Равил Тумашевлар гаиләсендә 1954 елның 25 сентябрендә туа. 1976 елда Казан университетын тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан университетының рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы аспиранты, 1988-2007 елларда – ассистент, доцент, 2007-2011 елларда рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2011-2013 елларда рус теле һәм славян тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2013-2015 елларда рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры булып эшли.
  • 2007-2011 елларда Казан университетының филология факультетының Гыйльми советы әгъзасы була. 2013-2017 елларда – Казан университеты карамагындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет рәисе. 2023 елның 31 июлендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100