Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч галиме филология фәннәре докторы булды
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов филология фәннәре докторы исемен алулары турында әйтте.
«Дипломнарны кичә Татарстан Фәннәр академиясендә академия президенты Мәгъзүм Сәлахов тапшырды. Республика ярдәме белән ачылган диссертация советында ел ярым эчендә ун фән докторы һәм ике кандидат исемен алдылар. Шулай итеп, кичә тел юнәлешеннән – мин, Рифат Мирхаев, әдәбият юнәлешеннән Алсу Шәрипова фән докторы булды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Олег Хисамов докторлык диссертациясен узган ел 29 сентябрьдә яклаган. «Фәнни хезмәтем себердәге татар авыллары топонимнарына багышланган иде. Эшемне 13 ел экспедицияләрдә җыелган материал нигезендә яздым. Диссертацияне берничә тапкыр галимнәр, оппонентлар тикшерде», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз