news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Шамил Усмановны искә алдылар

Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Шамил Усмановның татарларны батыр итеп сурәтләве 1930нчы елларда партиягә ярамаганын әйтте.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Шамил Усмановны искә алдылар
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында галимнәр Шамил Усмановның 125 еллыгы уңаеннан әдипнең иҗаты, тормыш юлы турында фикер алышты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Шамил Усмановның мирасы 8 томлык әдәбият тарихында шактый зур урын алганын һәм совет чоры укучысына яхшы таныш булуын әйтте.

«Шамил Усмановның берничә әсәре мәктәп дәреслекләренә дә керде, югары уку йортларында да иҗатына һәм тормыш юлына урын бирелде. Ул тулы мәгънәсендә революция тудырган көрәшче. 17 яшеннән сәяси көрәшкә тартылып, 19 яшендә кызыл комиссар буларак танылу ала. 26 яшендә аңа «дивизия комиссары» дәрәҗәсе бирелү дә күп нәрсә турында сөйли. Шамил Усманов ТААСР төзүдә янып йөри, моңа бәйле документлар эшли, халыкка мәкаләләр, чыгышлар аша мөрәҗәгать итә», – диде Ким Миңнуллин.

Истәлекләрдә Шамил Усмановның оста оештыручы, көчле оратор булуы турында кат-кат искәртелә. Хәрби хезмәттән киткәч, ул радиокомитетны оештыруда зур активлык күрсәтә. «1920-1930нчы елларда иҗат иткән шәхесләргә бүген төрлечә караш булырга мөмкин, әмма без шәхесләрне өйрәнергә, бәяләргә, тарихтагы урыннарын билгеләргә тиеш», – диде Ким Миңнуллин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Шамил Усмановның үз чорында зур шәхес булганын, татар әдәбиятында үз урынын булдырганы әйтте. Илсөяр Иксанова әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны 20 декабрьдә Шамил Усмановны искә алу кичәсенә чакырды. Әдәби кичә Милли китапханәдә узачак.

Илсөяр Иксанова

Фото: © Рифат Каюмов

«Шамил Усманов 1920-1930нчы елгы сәяси вакыйгаларда кайнап, әдәбиятка бу чорның портретын тасвирлап калдырган язучы. Ул әдәбиятка Гражданнар сугышы эченнән килеп керүе белән кызыклы. Татар халкының бөтен хәсрәтен йөрәге аша кичереп, халкыбыз тормышын яхшырту өчен мылтык белән дә, сүз белән дә көрәшкән. Шамил Усманов шәхесе бүгенге иҗатчылар өчен дә азык булып тора. Марат Кәбиров аңа багышланган роман иҗат итә», - диде Илсөяр Иксанова.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Шамил Усмановның әсәрләре тормыштан алынганын, ә язучылык авторның төп кәсебе булмаганын әйтте.

«Шамил Усманов үзен профессиональ язучы түгел, ә, беренче чиратта, сәясәтче дигән. Язучылык аңа сәяси эшчәнлегендә таяныч, халыкка сәяси вәзгыятьне аңлату ысулы булган. Әсәрләре тормышның үзеннән, аны борчыган әйберләрдән алынган. Ул чынлап та шул чорда зур популярлык казана. Әсәрләре театрларда, төрле оешмаларда, хәрби частьләрдә яңгырый. Көн сулышын чагылдырган әсәрләргә ихтыяҗ зур була. Шамил Усманов Татарстанның, татар халкының дәүләтчелеген төзүдә, аның мәдәниятен, сәнгатен үстерүдә әйдәүче булып бара», – диде ул.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, Шамил Усманов драматургиядә уңышлы әсәрләр бирә. Шул ук вакытта аның публицистикасы да бик көчле була. «Татар халкының мәнфәгатьләрен чагылдырган публицистик чыгышлары тупланып, ике еллар элек китап буларак басылып чыкты. Ул безгә Шамил Усмановны өр-яңадан ачарга ярдәм итте. Шулай да, аның әдәбияттагы төп йөзе – ул прозадагы эшчәнлек», – диде Фоат Галимуллин.

Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Шамил Усмановның татарларны батыр итеп сурәтләве 1930нчы елларда партиягә ярамаганын әйтте. «1930нчы еллар уртасында Шамил Усмановның бөтен әдәби мирасы сәяси темага әверелеп китә. Ул бөтен татарларны батыр итеп сурәтли, ә партиянең ролен күрсәтми. Моның өчен Шамил Усмановка сигнал җиткерәләр», – диде ул.

Илдус Заһидуллин, сүзләренчә, Шамил Усманов нахакка гаепләнеп кулга алына һәм үтерелә. «1937 елның 8 апрелендә кулга алына. Ул милләтчелектә, Солтангалиев оешмасында катнашуда гаепләнә, 3 декабрьдә ТАССР эчке эшләр халык комиссары бүлмәсендә 39 яшьлек язучының кыйналудан йөрәге туктый. Исеме 1955 елда аклана», – диде Илдус Заһидуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100