news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Муса Җәлилнең 120 еллыгына түгәрәк өстәл оештырды

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Муса Җәлилнең 120 еллыгына түгәрәк өстәл оештырды
Фото: © «Татар-информ», архив

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты: бүгенге караш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, галимнәре, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

«Һәр халыкның милли, әхлакый йөзен, рухын, дөнья цивилизациясендәге урынын бөек уллары һәм кызлары билгели. Татар халкы исә андый шәхесләргә бай дип горурланып әйтә алабыз. Алар арасында тормышы үлемсезлек үрнәге булып танылган, иҗаты милли эчтәлек белән сугарылып, гомумкешелек идеалларына хезмәт итүче патриот-шагыйрь Муса Җәлил исеме аерым игътибарга лаек. Әлеге шәхес фашизмга каршы көрәше белән бер батырлык эшләсә, төрмә шартларында үлемсез әсәрләр язуы, аларның туган илгә, халыкка кайтып җитүенең юлларын табуы белән икенче батырлык эшли», – диде катнашучыларны сәламләп Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков.

Институт директоры Муса Җәлилнең бай әдәби мирасын халыкка таныту, иҗатын өйрәнү, анализлау барлык татар галимнәренең дә бурычы булуын ассызыклады.

«Үткән мирасыбыз, бигрәк тә совет чорында иҗат ителгән әсәрләр турында бәхәсләр барды, каршылыклы фикерләр яңгырады. Җәлил иҗаты да моннан читтә калмады. Әмма һәр яңа буын Җәлил иҗатын үзенчә кабул итүен, бәяләвен һәрдаим истә тотарга кирәк. Шуңа да әлеге бай мирасның кыйммәтен заман биеклегеннән ачыклау, Җәлил көрәшен, батырлыгын заман биеклегеннән торып бәяләү, аны чор рухы белән бәйләү, шагыйрь яклаган кыйммәтләрне ачу зур бурыч булып кала», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык язучысы, ТР Язучылар берлеге каршындагы «Язучы» нәшриятының баш мөхәррире Газинур Морат үзенең сәламләү сүзендә Муса Җәлилне татар халкының йөзе дип атады.

«Муса Җәлилнең шәхесе – безнең татарның йөзе, аның генетик кодына әйләнгән шәхес. Ул озак еллар безнең символыбыз булып кала. Аның шәхесе татар дөньясында алтын багана булгангамы, тирәсендә төрле сүзләр, «ыгы-зыгы» һәрвакыт булып торды, соңгы елларда да төрле сүзләр ишетергә була. Ләкин шул ук вакытта, җәлилчеләр турында бик күп язмалар чыгып тора, китаплар басыла. Муса Җәлил тирәсендә 11 җәлилчебез дә бар, алар барысы да безнең милләтпәрвәр шәхесләребез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

news_right_1
news_right_2
news_bot