Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков: Хезмәткәрләр нәтиҗәле эшләде
«Татар-информ»да 2022–2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгына багышланган чараларның үтәлешенә багышланган матбугат очрашуы узды. Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге унъеллык программаны нигездә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тормышка ашыра, дип хәбәр итте институт директоры Илгиз Халиков.
2025 елның беренче ярты еллыгында институт башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында туган татар теле һәм әдәбиятын укытуда цифрлы технологияләрне куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерли. «Кулланмалар өчен дизайн-макетлар эшләнде, редакция һәм нәшрият эшләре алып барыла. Кулланма әзерләнеп беткәч, алга таба эшләү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәреләчәк», – диде институт директоры.
Институт татар тел белеме, әдәбияты, фольклористикасы өлкәсендә – тугыз юнәлеш буенча фәнни-гамәли тикшеренүләр үткәрә. Алар арасында милли мәгарифне методик тәэмин итү, социологик тикшеренүләр, музыкаль-поэтик фольклор, этнография, текстология һәм лексикография бар.
«Безнең хезмәткәрләр нәтиҗәле эшләде: индексацияләнә торган фәнни басмаларда 158 мәкалә басылып чыкты», — дип билгеләп үтте Илгиз Халиков.
Институтта шулай ук татар тел белемен, әдәбият белемен һәм фольклористиканы үстерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр оештырыла. «Беренче яртыеллыкта без Шәехзада Бабич иҗатына, глобализация шартларында традицион мәдәният һәм сәнгать проблемаларына, Җиңү темасына, сугышны узган галимнәргә һәм Каюм Насыйри мирасына багышлап халыкара фәнни форумнар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрдек», – дип сөйләде институт директоры.
Институт Татарстан топонимнары каталогын һәм Россия төбәкләрендәге татар топонимнарының өстәмә каталогын булдыру эшен дәвам итә. «2025 елда электрон каталогка Чувашия, Башкортстан һәм Төмән өлкәсе топонимнары кертелде. Бүгенгә көндә 350дән артык топоним кертелгән», — дип хәбәр итте Илгиз Халиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз