Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурада укырга чакыра
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына 2023-2024 уку елында ике юнәлешкә дүрт белгечлек буенча аспирантлар кабул ителә.
Филология юнәлешендә: Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты профиле). Фольклористика. Рус теле. Россия халыклары телләре (татар теле профиле). Сәнгать белеме һәм культурология юнәлешендә: Сәнгать төрләре (сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать).
«Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора. Аспирантура – югары белем бирү базасында фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Алсу Шәрипова.
Аның әйтүенчә, аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. «Махсус дисциплина һәм чит телдән (инглиз теле) керү имтиханнары тапшыру сорала. Уку срогы – өч ел. Аспирантурага укырга керергә теләүчеләр гаризаны 31 августка кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегенә (402 бүлмә) тапшыра ала. Кабул итү имтиханнарын үткәрү срогы – 4 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр», - диде ул.
Аспирантураны уңышлы тәмамлаган аспирантларга Татарстан Фәннәр академиясе каршында эшләп килгән диссертацион советта диссертацияләрен яклау мөмкинлеге дә бар.
- Кабул итү процессына бәйле барлык документлар, гариза формалары, сроклар буенча мәгълүмат Татарстан Фәннәр академиясе сайтында урнаштырылган: Поступающему (antat.ru). Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз