news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Технологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле санала - ТР Президенты

Казанда химия һәм нефть химиясе комлексларын төзегән һәм алардан файдаланган вакытта федераль күзәтчелекне тормышка ашыру тәҗрибәсе хакында фикер алыш

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).  Бүген Казанда "Химия һәм нефть химиясе комплексларын төзү һәм алардан файдаланган вакытта федераль күзәтчелекне тормышка ашыру тәҗрибәсе" дигән Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе ачылды. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте оештырган семинарның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль хезмәт җитәкчесенең урынбасары Светлана Радионова катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Үзенең сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада технологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле санала, чөнки ТР - илнең сәнагать зур үсеш кичергән төбәге санала. "Без сәнәгать һәм гражданнар төзелешен актив алып барабыз, җитештерү тармакларын модернизацияләү башкарыла, зур күләмле инвестиция проектлары тормышка ашырыла, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - 2014 елның алты аенда төп капиталга инвестицияләр күләме, узган елгы белән чагыштырганда, 5 процентка арткан. Төзелеш тармагы тарафыннан 78 млрд сумлык эшләр башкарылган, 1,2 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган".  

Бу саннар - сезнең хезмәт нәтиҗәсе дә, дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе хезмәткәрләренә. "Нәкъ менә сез дәүләт төзелеш күзәтчелеге, икътисадның барлык секторларында сәнәгый куркынычсызлыкның тиешле дәрәҗәсен тәэмин итәсез", - диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате Татарстан икътисадының инвестицияләр иң актив секторы санала. Биредә ТРдагы барлык инвестицияләрнең өчтән бере үзләштерелә. 

Ул бу семинар-киңәшмә бизнесның сәнәгый иминлек өлкәсе законнарына үзгәрешләр кертү һәм актуальләштерү ихтыяҗын ачыклауга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде. "Күп кенә нормалар совет чорында үсешнең әлеге этабында булган технологияләр өчен формалаштырылган, -  дип искәртеп узды Президент.  - Әмма бу тармак соңгы ун елда нык алга китте. Бүгенге көндә проектлаган вакытта дөнья стандартларына туры килүче алдынгы техник нормалар куллану, нефть-газ-химия комплексларын төзүгә рөхсәт биргән документлар алу процедураларын гадиләштерү мәсьәләләре актив".  Республика Президенты сүзләренчә, Татарстанга Ростехнадзорның нәтиҗәле эшләве мөһим. "Мин сезнең көндәлек хезмәтегез, республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов семинарда катнашучыларга. - Алда безне яңа заводлар төзү буенча шактый эш көтә. Әлеге проектлар Ростехнадзор, Татарстан Республикасынң дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләренең уртак эш нәтиҗәсендә генә уңышлы тормышка ашырылачак".

 Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова Идел буе идарәсе хезмәткәрләрен территориаль органның 60 еллыгы белән котлады. "Без бу территориядә кирәк, республикага кирәк", - дип саный С.Радионова. Татарстан Президентыннан безнең эшебезгә югары бәя алу бик рәхәт, ди ул.  

Татарстан химия һәм нефть-химия предприятиеләрен модернизацияләү барышы турындагы доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тармакта инвестицияләр күләме соңгы ун елда 630 млрд. сум тәшкил иткән. 2013 елда республикада 33 млн. тонна нефть табылган, 1,4 млн. тонна полимер җитештерелгән. Р.Зарипов  Татарстанда нефть химиясе тармагында алдагы елларда тормышка ашырылырга ниятләнүче яңа проектлар турында да сөйләде.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100