Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Техниканы көздән ремонтлауның өстенлеге – хәзер запас частьләр арзанрак - Чирмешән идарәсе
Районда күпчелек авыл хуҗалыгы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тәмамлап, техниканы, тагылма агрегатларны кышкы саклауга куя башлаганнар.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ").Татарстанның Чирмешән муниципаль районының күпчелек хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тәмамлап, барлык техниканы, тагылма агрегатларны кышкы саклауга куя башладылар, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
"Сөлчә" һәм "Илхан" хуҗалыклары бу эшкә актив тотындылар, барлык техника саклауга бөтен таләпләр истә тотылган килеш куела, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Ленар Җиһангиров. – "Сөлчә" ҖЧҖендә тырмалар ремонтланган да инде. Башка хуҗалыкларга да озакка сузмыйча бу эшкә тотынырга кирәк».
Белгеч әйтүенчә, беренче чиратта, ашлык җыю һәм тамыр җыю комбайннарын җирдән алырга, тәгәрмәчләрен бушатырга һәм аларны агартырга кирәк. Чәчкечләрне, культиваторларны һәм тырмаларны җылырак вакытта ремонтлап, кышка саклауга кую әйбәтрәк.
«Техниканы көздән ремонтлап калдыруның бер өстенлеге бар – хәзер запас частьләр арзанрак», – ди Ленар Җиһангиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз