news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Техниканы газ ягулыгына күчерү авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге бирәчәк - ТР аграр министрлыгы

ТРның эре шәһәрләрендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүдә 10 компрессор станциясе эшли, быел 4 станция гамәлгә кертү планлаштырыла

Казан, 18 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе санала: ел саен 160 мең тонна дизель ягулыгы һәм 18 мең тонна автомобиль бензины сарыф ителә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасының бер өлешен газ ягулыгына күчерү энергия ресурсларын сакларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Техник модернизацияләү программасы буенча газ ягулыгында эшли торган үзйөрешле автомобильләр, тракторлар, махсус һәм йөк автотранспорты сатып алуга, өстәлгән бәяләрдән тыш, аларның хакыннан 40 процент күләмендә субсидияләр бирү карала.

Бүгенгә республика агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан газда эшли торган 62 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән «Майский» ТК» ҖЧҖ - 39, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ - 15.

Шулай ук «Сәнәгатне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Автомобиль сәнәгате» ярдәмче программасы кысаларында 2015 елда газда эшли торган техника сатып алуга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелде.

Әлеге программа буенча субсидияләр бүлеп бирү исемлегенә агросәнәгать комплексының 5 предприятиесе керде һәм алар «КамАЗ»да газда эшли торган 49 берәмлек автомобиль җитештерүгә «РариТЭК» ҖЧҖ белән шартнамә төзеде.

Бүгенгә Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүдә 10 компрессор станциясе (АГНКС) эшли, быел тагын шундый 4 станция гамәлгә кертү планлаштырыла, диелә аграр министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot