news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Техник карау хокукын ЮХИДИга кайтарырга уйлыйлар

Дәүләт Думасы депутаты техник карауны Дәүләт автоинспекциясенә тапшыруны тәкъдим итте.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Виктория Елфимова). Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко парламент утырышында ЮХИДИга техник карау хокукын кайтаруны тәкъдим итте. Бу хакта “Мәскәү” агентлыгы хәбәр итә.

“Техник карау хокукы иминият компанияләре карамагына бирелгәннән соң, бөтен ил техник карау үтми генә әлеге диагностик карталарны бара да сатып ала. Биредә чыгу юлы бер генә: техник карауны Дәүләт автоинспекциясенә кайтару”, - диде депутат. 

Марченко шулай ук әлеге үзгәрешнең уңай ягына игътибарны юнәлтә. ЮХИДИ техник карау үткәргәндә, аның сыйфаты сизелерлек яхшыра, ә дәүләт бюджеты тулылана, дип белдерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot