news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тегеранда клиникада шартлау аркасында Путин Иран Президентына кайгынамә юллады

Шартлауда 19 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Иранның Тегеран шәһәрендәге клиникада шартлау булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Хәсән Руханига кайгы уртаклашу сүзләре юллады.  

«Тегеранда булган фаҗигагә бәйле рәвештә, Иран Президентына кайгы уртаклашу сүзләре җиткерергә телим. Без клиникаларның берсендә шартлау булганын беләбез», — диде Путин.

Фаҗига кичә кич булган, 19 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, газ агу һәм янгын аркасында кислород баллоннары шартлаган.

Бүген Владимир Путин видеоконференция форматында Иран һәм Төркия президентлары белән очрашты. Дәүләт башлыклары Сирия мәсьәләсе буенча фикер алышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100