news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электрон сәүдә мәйданчыкларында сату өчен товарлар җитештерүче белгечләр әзерләнәчәк

«Төп бурыч — яңа базарларга чыгу өчен уңайлы шартлар тудыру хисабына Татарстан эшмәкәрләренең көндәшлеккә сәләтен арттыру», — диде Фәрит Габделганиев.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон сәүдә каналларында эшләү өчен, Татарстанда тегү курсларын оештыру бурычы куелган.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев ТР Министрлар Кабинетында брифингта җәй көне Татарстан Президентының электрон сәүдә эшмәкәрләре белән очрашуы узганын искәртте.

«Маркетплейсларда иң күбе җиңел сәнәгать эшләнмәләре сатыла. Тегүчеләр җитмәү проблемасы белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать булган. Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына ресурс үзәкләрендә тегүгә өйрәтү буенча кыска вакытлы курслар эшләргә дигән йөкләмә бирелде», — диде Фәрит Габделганиев.

Ресурс үзәкләре базаларында кладовщик, аккаунт-менеджерлар, cool-үзәк диспетчерлары, зур һәм урта бизнеста сатулар бүлеге белгечләрен әзерләү көтелә. Шулай ук, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча аерым бурыч тора. «Без Россиядә аграрийлар эше буенча лидер саналабыз. Әгәр бу мөмкинлекне кулдан ычкындырсак, үкенечле булачак», — дип белдерде ТР Президенты ярдәмчесе.

«Төп бурыч — яңа базарларга чыгу буенча уңайлы шартлар тудыру хисабына Татарстан эшмәкәрләренең көндәшлеккә сәләтлеген арттыру. Электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудырырга кирәк. Муниципаль районнарда да эшне көчәйтергә кирәк. Тармак үсеше өчен потенциал бар. Электрон сәүдә каналларында Татарстан сатучыларын өч тапкыр арттыра алабыз», — диде Фәрит Габделганиев.

Ул электрон сәүдәдә транспорт һәм логистик инфраструктураның үсеше кайгыртылачагын да әйтте. «Без складлар саны, сыйфаты буенча лидер була алабыз. Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү генә түгел, бу яңа эш урыннары да булдыра», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100