Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТЭФИ-Регион” конкурсының атмосферасы саклануы журналистлар, операторларга бәйле - Россия телевидение академиясе вице-президенты
Конкурсның Татарстан башкаласындагы өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла, финалны оештыручыларның берсе – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтен Россия тележурналистларын, телевидениенең танылган шәхесләрен Казаныбызда кабул итеп,“ТЭФИ-Регион” конкурсы финалын уздыру – ул безнең өчен, бөтен казанлылар өчен зур мәртәбә, дип белдерде мэр Илсур Метшин бүген Казан Ратушасында аның ачылыш тантанасында.
Яшерен-батырын түгел: массакүләм мәгълүмат чараларында нәрсә язалар, телевидение аша нәрсә күрсәтәләр, дип, һәрбер шәһәр башлыгы кызыксынып, бу мәсьәләне күз уңында тота – үзебездә җирле телеканаллардан “ТНВ”, “КZN”, “Эфир” шылт иткәнне дә күрсәтә килә, “Россия 1” каналында төбәктәге вазгыять яктыртыла. Гомумән, чама бизмәне, чаялык һәм шаянлык, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек хисләре сезгә юлдаш булсын, дип теләде Казан каласы башлыгы И.Метшин.
Киләсе елга 170тән артык илдән Казан Универсиадасына киләчәк кунакларны каршы алачакбыз, биредәге дөньякүләм ярышларны яктыртуда сез, һичшиксез, катнашачаксыз, шулай булгач, бу очрашулар дәвамлы булачак, дип искәртте мэр. Аның сүзен куәтләп, “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Игорь Сивов, Универсиада башланырга нибары 220 көн калды, ә анда 170тән артык илдән 13,5 меңнән күбрәк спортчы 27 спорт төре буенча 351 комплект медаль өчен ярышачак (Лондондагы дөньякүләм уеннарда 302 комплект иде), кимендә 1,5 мең ММЧ вәкиле шуларны яктыртыр өчен киләчәк, дип искәртте. Тагын 20 мең волонтер төрле кыйтгалардан эшләргә җыелачак, хәзер 40 меңнән артык заявка алынды, димәк, 1 урынга 2 кеше дигән сүз, дип, Универсиадага кадәр спорт объектлары, юл, транспорт инфраструктуралары нинди хәлдә булачагы турында белешмә бирде. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында видеоролик тәкъдим ителеп, ул Россия тележурналистлары тарафыннан алкышлап хупланды. Беренче тапкыр су юлыннан “Седов” җилкәнле көймәсендә регата кысаларында 15 июльдә Франциядән дөнья буйлап сәфәр чыккан Универсиада уты 29 гыйнварда Владивостокка килеп җитә, аннары ул Россия киңлекләрен әйләнеп, 6 июльдә Казанга китерелә: хәзергә шушы Россия эстафетасында катнашырга 32 шәһәр теләк белдерде, дип сөйләде И.Сивов.
Россия телевидение академиясе вице-президенты Игорь Мишин, ТЭФИ конкурсы финалын кайда уздырасын озак сайладык, дип, аның Казанда узуын бик отышлы саный. Конкурска инде дистә ел булды һәм монысы - 11 нчесе; төбәкләрдәге телекомпанияләр язмышы үзгәрде, журналистлар алышына торды, ләкин конкурсның атмосферасы сакланды: мондый җылы мөнәсәбәт саклануы журналистлар, операторларга бәйле, дип билгеләп үтте ул.
“Россия телевидение академиясе” фонды генераль директоры Этери Левиева искәрткәнчә, “ТЭФИ-Регион”ның алдагы турлары Екатеринбург белән Ростовта узган, инде ике бөек культура бергә үрелеп, ике бөек дин янәшә бергә-бергә тынычлыкта яшәгән төбәктә финал туры үткәрелү – ул символик мәгънәгә ия, дип, Э.Левиева ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән мэр Илсур Метшинга, шундый мөмкинлек булдырган өчен, рәхмәт белдерде. Чыгышында соңгы сүз итеп, ул Бөтенроссия конкурсының финал туры программасы һәм Владимир Познер рәислегендәге мәртәбәле жюри белән таныштырды. Конкурсның Татарстан башкаласындагы өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла, финалны оештыручыларның берсе – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, һәм әлеге тантаналы очрашуда аның генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз