news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТЭФ-2022: КДЭУ заман белән бергә атлый һәм иң актуаль бурычларны хәл итәргә әзер

ТЭФ-2022: КДЭУ заман белән бергә атлый һәм иң актуаль бурычларны хәл итәргә әзер
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының (КДЭУ) 19 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ачылган энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Энергетика. Ресурс саклау» махсуслаштырылган күргәзмәсендә тәкъдим ителгән эшләнмәләрен бәяләде.

КДЭУ инде күп еллар дәвамында энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумының төп партнеры һәм анда актив катнашучыларның берсе булып тора. Быел форум эшендә Россиянең 34 төбәге һәм 3 илдән 60тан артык предприятие, республика һәм федераль хакимият органнары вәкилләре катнашты.

«Энергия нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле бурычларны хәл итү безнең икътисадның көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытырга һәм гражданнар өчен уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов форумны ачып.

Казан дәүләт энергетика университетының махсуслаштырылган күргәзмәсе стендында Президентка югары уку йорты галимнәренең инновацион эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

«Без – өч федераль мегагрантны дәгъвалау бәйгесендә катнашкан һәм өчесендә дә җиңгән Татарстандагы бердәнбер вуз. Алар - „Өстенлек −2030», „Фән һәм университетлар» – дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәкләре – яшьләр лабораторияләре һәм Хөкүмәт 218 карары буенча ачык конкурс», - дип мөрәҗәгать итте КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Президентка.

Рөстәм Миңнеханов университетның цифрлы технологияләр өлкәсендә импортны алыштыру программасына керткән өлешен уңай бәяләде, әлеге проект буенча вуз партнерлары исә, бүгенге чынбарлык таләпләреннән чыгып, проектны җиренә җиткерергә әзер булуларын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100