news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина: Артистка акыллы булырга кирәк

Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина театр дөньясы, аның киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина: Артистка акыллы булырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Минем гомер буе җырчы буласым килде, тик актриса булырга этәргечләр күп булды. Консерваториядә укыганда, безнең төркем – «йолдызлар» төркеме булды: Илүсә Хуҗина, Эльза Исламова, Айдар Сөләйманов, Венера Протасова һәм башкалар – барысы да безнеке, Татарстанның атказанган артистлары. Сәхнә теле дәресе вакытында безгә: «Сез үзегезнең төркемдәшләрегезне кем итеп күрәсез?» – дигән сорау бирде. Шул вакытта Айдар Сөләйманов: «Мин Алсуны театр актрисасы итеп күрәм. Мисал өчен, «Тапшырылмаган хатлар»да Галия ролендә», – дигән иде, ә мин бит ул вакытта театр турында уйламадым да. Бәлки, шул вакытта аның сүзләре орлык салып калдыргандыр.

Театрның киләчәге, һичшиксез, булачак, чөнки хәзер яшь буын – безнең балалар үсеп килә. Минем теләгем шул – балалар театрның тарихын белсеннәр, әсәрләрне укысыннар иде.

Мин үзем сәхнәдә 16 ел. Аның «кризисный» вакытлары булып ала. Ул вакытларда иң мөһиме – аек акыл белән уйларга. Алайса күп хәлләр ишеткән бар, артистларның юләрләнүе һәм башкалар турында. Эштән алай «фанатеть» итәргә ярамый, артистка акыллы булырга кирәк», – ди ул.

Алсу Фәйзуллина белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot