Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Театрларга тарихи әсәрләр чыгарганда галимнәр белән эшләргә киңәш ителде
«Театраль учреждениеләрнең тарихи әсәрләр чыгарганда фәнни-эксперт берләшмәләрне җәлеп итүе әһәмиятле. Монда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының әһәмияте зур», – диде Ирада Əюпова Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында ясаган чыгышында.
Ул театрларның бу темада хаталары булуын да искәртте һәм бу хаталар өстендә эшләргә кирәген әйтте.
«Болар Кол Галинең тууына 850 ел һәм аның танылган «Кыйсса-и Йосыф» әсәренең 800 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары планы кысаларында бигрәк тә актуаль», – диде министр.
Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган утырышта фән буларак культорология мәсьәләләре һәм мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева һәм башкалар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз