news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театрларга һәм оркестрларга эшчәнлеген башлау өчен методик кулланма әзерләнгән

Роспотребнадзор методик рекомендацияләрне РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә төзегән.

Театрларга һәм оркестрларга эшчәнлеген башлау өчен методик кулланма әзерләнгән

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Санитар-эпидемиологик вазгыять рәтләнгәнчегә кадәр театрларга хорлы һәм күп кеше катнашкан күренешләр булган спектакльләр күрсәтү рөхсәт ителми. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте театр һәм концертлар оештыручылар өчен методик кулланмалар тәкъдим итте.

Роспотребнадзор Театрлар һәм концертлар оештыру эшчәнлегендә яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү буенча рекомендацияләр әзерләгән. РФ Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, тамашачыны утырту буенча өстәмә рекомендацияләр әзерләнә.

Театр һәм концерт оешмалары хезмәткәрләре эш урыннарына кертелгәндә температуралары үлчәнә. Артистлар һәм барлык хезмәткәрләр спектакль-концерт барышыннан һәм репетицияләрдән тыш саклагыч битлекләрдән йөрергә тиешләр.

Кеше кагылырга мөмкин булган ураннарды – ишек тоткаларына, басма култыксаларына, өстәлләргә, балет станокларына һ.б. һәр ике сәгать саен дезинфекция ясала. Артистлар гримеркада метр ярым ара калдырып утырырга тиеш.

Методик күрсәтмәләрдә оркестр эшчәнлегенә зур игътибар бирелгән. Әйтик, музыкантлар метр ярым ара калдырып утырырга тиешләр. Тынлы уен коралларында уйнаучы музыкантлар алдына саклагыч пыяла куелырга тиеш.

Чит илләрдә чыгыш ясап кайткан артистлар һәм театрларның башка хезмәткәрләре өч көн эчендә COVID-19 инфекциясенә анализ бирергә тиеш. Театрга эшкә чакырылган чит ил гражданнарының да әлеге инфекция юклыгын раслаган справкасы булуы сорала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100