news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театрлар Сабан туенда Кариев театрының яшь артисты Муса Камалов батыр калды

Театрлар Сабан туенда Кариев театрының яшь артисты Муса Камалов батыр калды
Рузилә Мөхәммәтова

Минзәләдә үткән Театрлар Сабан туенда Кариев театрының яшь артисты Муса Камалов батыр калды. Ул 80 кг.га кадәрле авырлык үлчәмендә бил алышты.

Абсолют батырга барган көрәштә ул 80 кг нан артык авырлыкта көрәшкән Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны чиста күтәреп салды. Батырга башка елларда тәкә һәм автомобиль бирелсә, быел тәкәгә өстәп суыткыч бирелде. 

«Муса узган ел ук көрәшергә хыялланды. Ләкин Театр сабан туе тәртипләре буенча бер ел эшләгән артист кына ярышларга катнаша ала, ул театрда яңа кеше буларак аны ярышларга катнаштырмадылар. Быел хыялы чынга ашты», - ди Кариев театры директоры Луиза Шарова.

Муса Камаловның үзеннән шактый зур гәүдәле Илназны җиңүе тамашачы өчен көтелмәгән булып тоелса да, ике тапкыр Театр сабан туе батыры булган Алмаз Фәтхуллин сүзләренә караганда, Мусаның көрәш алымнарына караганда, ул бик профессиональ көрәшкән һәм аның җиңүе дә табигый.

Быел Театрлар сабан туенда актерлар һәм театр хезмәткәрләре өч авырлык үлчәмендә бил алышты. 70 кг га кадәрле көрәштә 1 урынга Кариев театры артисты Илфат Гыйбадуллин, 2 урынга Әлмәт театры артисты раушан Мөхәммәтҗанов, 3 урынга Әлмәт театрыннан Эльмир Нургалиев чыкты.

80 кг га кадәрге көрәштә 1 урында - Кариев театрыннан Муса Камалов, 2 урында – Тинчурин театрыннан Алмаз Фәтхуллин, 3 урын – Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов.

80 кг нан артык авырлык үлчәмендә 1 урында – Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин, 2 урын – Чаллы драма театрыннан Рөстәм Гайнетдинов, 3 урын – «Әкият» курчак театрыннан Эмиль Ерофеев.

  • Минзәләдә Театр сабан туе узды. Театр артистлары һәм хезмәткәрләре милли көрәш мәйданында бил алышудан тыш, традицион сабантуй уеннарында, волейбол уенында һәм бию марафонында катнаштылар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100