news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театрга сорау бирә алмый торган, теманы белмәгән журналистлар да килә – Илгиз Зәйниев

Камал театры "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән театраль сәяхәтне күрергә килгән журналистларга үз-үзләренә читтән карарга мөмкинлек тудырды.

Театрга сорау бирә алмый торган, теманы белмәгән журналистлар да килә – Илгиз Зәйниев
Рамиль Гали

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа проектын – "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән театраль сәяхәтне күрергә килгән журналистларга үз-үзләренә читтән карарга мөмкинлек тудырды.

Спектакльнең бер күренешендә Әзһәр Шакиров журналист ханымга Камал театрының Мәскәүдәге чыгышлары турында сөйли. Биредә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров үзе булып уйный, журналист ролендә – Венера Шакирова. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев әзерлексез, начар журналист образына тукталасы иткән һәм Венера Шакированы теманы белми торган корреспондент итеп куйган.

“Театр һәм сәнгать темасына белеп яза торган журналистлар белән беррәттән, кичә генә икътисад яки авыл хуҗалыгы турында язган журналистларны да җибәрәләр, алар сорау да бирә алмый. Бу юлы Венера Шакирова шундый журналистны уйнады”, – дип аңлатты Илгиз Зәйниев спектакльдән соң фикер алышуда.

Мәгълүмат өчен: Камал театры бу сезонда куелган тагын бер спектаклендә начар журналист образын сәхнәгә чыгарган иде. Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган “Бармы ришвәттән дәва?” спектаклендәге яшь артистка Айгөл Абашева хезмәт вазыйфасын оста файдалана торган һәм татар телен начар белгән корреспондент образын тудырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100