news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театрда куелган операларның кимендә 60-70 проценты татарныкы булырга тиеш – А.Шәфыйков

Музыка белгече татар опералары Казанда бик аз куела дигән фикердә.

Театрда куелган операларның кимендә 60-70 проценты татарныкы булырга тиеш – А.Шәфыйков
Михаил Захаров

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбле музыка җитәкчесе Айрат Шәфыйков М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера театрында куелган операларның кимендә 60-70 проценты татарныкы булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында сөйләде.

“Мине бу сорау бик борчый. Күптән түгел генә бу темага кагылган бер мәкалә чыкты. Җырчы Эльмира Кәлимуллина Шаляпин фестиваленә багышланган пресс-конференциядә Италия кешесе татар операсын ишетергә теләр иде, дип театрны тәнкыйтьләп чыкты. Мин аның фикере белән тулысынча килешәм. Театрның җитәкчесе - татар кешесе, ләкин ул ни өчендер моңа игътибар бирми. Мин бу әйберне һич кенә дә аңламыйм. Театр матур бизәкләр белән ясалган, Казан үзәгендә тора, әле Муса Җәлил исеме белән дә бәйле, бу бит бик зур исем! Миңа калса, әгәр дә шулай дип атала икән, куелган операларның кимендә 60-70 проценты татарныкы булырга тиеш, дип саныйм. Әлбәттә, чит ил, рус классикасына да игътибар бирергә кирәк, чөнки бездә татарлар гына яшәми. Төрле репертуар белән дә танышасы килә, югары дәрәҗәдә куелышын да карыйсы килә, ләкин без үзебезнең мирасыбызны югалтып барабыз!”, - дип белдерде Айрат Шәфыйков.

“Бүгенге көндә театрда нәрсә куела? Анда “Шүрәле” балеты куела. Аңа минем дә барганым бар, ләкин кайбер вакытны анда тере симфоник оркестр уйнамый, аның язмасы гына куела. Мәсәлән, минем шундый балетта булганым бар. Ләкин аның бәяләре күпкә арзанрак, шунысы да бар. Әгәр дә үзебезнең театрларыбыз әсәрләрне куймый һәм гонорарлар түләми икән, әлбәттә, композиторлар эшләмәячәк. Алар җыр язып, аны эстрадага сатып акча эшләүне кулайрак күрәчәк. Бездә яза алырлык кешеләр бар, алар эшли ала.

Театрда Резеда Әхиярованың “Алтын Урда” балеты һәм “Шагыйрь мәхәббәте” операсы бара. Әгәр дә буклетларны карасагыз, анда чакырылган солистларны күрерсез. Төп партияләрне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән кешеләр уйный. Ә безнең үз кадрларыбыз кайдадыр? Мин белмим. Консерватория аларны күпме чыгара бит”, - диде Айрат Шәфыйков.

Айрат Шәфыйков татарның онытылып барган опералары бар, дип саный. “Әйтик, Мансур Мозаффаровның “Галиябану” операсы. Шуңа да карамастан, консерваториядә опера студиясе бар. Ул ничектер халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә. Алар Нәҗип Җиһановның “Качкын”, “Алтынчәч” операларын куйды. Моны уңай әйбер дип әйтәсем килә. Опера театры дигәч, опера һәм балет кына куелырга тиеш дигән сүз түгел. Безнең әле музыкаль драмаларыбыз, комедияләребез да бар: Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев... Аны бит Г.Камал яисә К.Тинчурин театрларында куеп булмый. Аның өчен махсус зал кирәк. Аның күбесендә хореография элементлары да бар. Ул опера театрында кайчандыр куелган.

Минем бер таныш апам бар, ул костюмер булып эшли. Җиһановны куярга җыенганнарын әйтте. 30 ел үттеме икән опера театрында куйганга, ди. Хәзер аны консерваториядә чыгарачаклар. Консерватория әле ул “Хафизәләм-иркәм”не дә куйды, үз тәҗрибәмнән хәтерлим, “Башмагым”ны Казанда куйганда халык шыгрым тулы иде, хәтта басып-басып карадылар! Ул - катлаулы әйбер, аны җиңел генә уйнап булмый. Казан консерваториясенең шундый эше мине канәгатьләндерә”, - диде Айрат Шәфыйков.

Бу хакта тулырак язманы intertat.tatar сайтында укырга мөмкин.

  • Айрат Шәфыйков – Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбле музыка җитәкчесе булып эшли, солист буларак чыгыш ясый. Тумышы белән Әлмәт районының Елхово авылыннан. Алты ел Әлмәтнең музыка мәктәбендә белем ала, соңыннан укуын Әлмәт музыка училищесында дәвам иттерә. Әлмәттә белем алганнан соң, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. ТРның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллинда баян классында шөгыльләнә. Белгечлеге буенча - баянчы һәм гармунчы. Икенче белгечлеге дирижерлык буенча, укытучысы – Якутиянең атказанган артисты Николай Кисненко. Консерваториядә белем алганда, берьюлы ике коллективта уйный: беренчесе – профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” халык уен кораллары оркестры, икенчесе – консерваториянең фольклор ансамбле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100