news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Театральное Приволжье” бәйгесенең Татарстан финалистлары 17 июльдә ачыкланачак

Республика этабында катнашу өчен Татарстанның район-шәһәрләреннән 25 гариза килгән.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). “Театральное Приволжье” мәктәп һәм студентлар коллективы фестиваленең муниципаль этабы төгәлләнде. Округ бәйгесе финалына чыгуга дәгъва кылучылар 17 июльдә ачыкланачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Фестиваль студентлар театр коллективы, мәктәп укучылары һәм балалар театр студияләре өчен уздырыла. “Студентлар (яшьләр) һәм балалар театр коллективлары арасында җиңгән ике спектакль Идел буе федераль округына җибәреләчәк”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Фестивальнең республика этабында катнашу өчен 25 гариза килгән. Чаллыдан, Әлмәттән, Нурлат, Арча, Актаныш районнарыннан икешәр, Түбән Кама, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Лаеш, Саба, Сарман, Тәтеш, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан берешәр гариза булган.

Республика этабында Казаннан №16 гимназиянең “Нур” театр коллективы һәм Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Парковка” спектакле белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының икенче курс студентлары катнашкан.

Барлык төбәкләрнең җиңгән спектакльләре Интернетта урнаштырылачак. “Театральное Приволжье” фестиваленең округ этабы җиңүчеләрен тамашачылар тавыш биреп сайлаячак.

  • “Театральное Приволжье” округ фестивале Идел буе федераль округының яңа проекты. Ул яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, аларның мәдәни күзаллавын киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләр формалаштыру, яшьләр театр сәнгате үсеше өчен яңа этәргечләр булдыру максатыннан уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100