news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театраль Сабантуйда Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин батыр калды

Театраль Сабантуй батыры автомобильгә ия була.

Театраль Сабантуйда Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин батыр калды
Автор фотосы

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театраль Сабантуйда Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин батыр калды.

Бүген Апас авылы Сабантуй мәйданында республика театраль Сабантуе үтте. Ул Татарстанда унөченче тапкыр үткәрелә.

Минзәлә театры артисты театраль Сабантуй тарихында беренче тапкыр абсолют батыр калды.

Нәфис Гайфуллин Минзәлә театрында 2016 елдан бирле эшли. Тумышы белән Кукмара районыннан.

Театраль Сабантуй батыры автомобильгә ия була.

Төрле елларда Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев, Камал театры артисты Минвәли Габдуллиннар батыр калганы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100