news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театраль сабантуй быел Апас районында үтәчәк

Татарстанда бу бәйрәм Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

Театраль сабантуй быел Апас районында үтәчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XIII Республика театраль сабан туе быел Апас районында үтәчәк.

Татарстан дәүләт театры артистлары һәм хезмәткәрләренең традицион сабан туе 20 июньгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте. Башлана  — 11.00 сәгатьтә.

Сабантуй ТР Президенты ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырыла.

Сабан туе программасында драма артистлары һәм театр хезмәткәрләре көянтә-чиләк белән йөгерә, гер күтәрә, капчык киеп йөгерә, чүлмәк вата, капчык белән сугыша, ягъни, традицион уен-ярышларда катнаша. Ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: милли көрәш тә була һәм анда бары тик дәүләт театры артистлары гына катнашырга хокуклы.

Театраль Сабантуй Татарстанда 2005 елдан бирле оештырыла. Беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңләп кеше катнашып килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100