news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театраль рекорд: Әтнә театры премьерасын аның 40 проценттан артык халкы караячак

Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" спектакленең премьерасы кичә Әтнә театры залында үтте.

Театраль рекорд: Әтнә театры премьерасын аның 40 проценттан артык халкы караячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрының “Бәхет кошы” музыкаль феериясен аның 40 проценттан артык халкы караячак. Спектакль 28, 29, 30 декабрь көннәрендә һәм гыйнвар аен каникулларында тагын ике көн күрсәтелә. 264 урынлы театр залына билетлар сатылып беткән.

Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" спектакленең премьерасы кичә Әтнә театры залында үтте. 

Олы Әтнә авылында рәсми статистика буенча 3000 кеше яши. Шуларның 1300е спектакльне караячак. Спектакльдә 80ләп кеше – артистлар һәм алтмышка якын бала катнашуын исәпкә алсак, бу – 40 проценттан артык кеше дигән сүз.

Үткән гасырда оештырылган тикшеренүләр аша чыгарылган мәгълүматлар буенча, шәһәр халкының 4-7 процент халкы театрга йөри. Камал театры соңгы елларда үз статистикасын 10 процентка кадәр җиткерә алды. Бу республикада иң зур күрсәткеч.

Ленур Зәйнуллин алга таба “Бәхет кошы” спектаклен Олы Әтнәдә актив күрсәтеп булмаячагын таный. Ул бу спектакльне Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә күрсәтүне оештырачакларын әйтә.

Театр бу спектакль белән Россия күләмендә һәм халыкара фестивальләрдә катнашырга заявкалар бирәчәк.

Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев. Хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар. Рәссам – Геннадий Скоморохов. Композитор – Юрий Федоров.

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль программа кысаларында чыгарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100