news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Театраль Идел буе» фестиваленең региональ турында биш балалар театры көч сынаша

Фестивальнең региональ турына Әлмәт, Актаныш, Буа, Чаллы һәм Мөслим районнарыннан балалар театр коллективлары чыгарган спектакльләр үткән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Театраль Идел буе» театр фестиваленең балалар театрлары номинациясе буенча региональ этап финалына Татарстанның биш театры чыккан. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.

«Әлмәт, Актаныш, Буа, Чаллы һәм Мөслим районнарыннан балалар театр коллективлары чыгарган спектакльләр тәкъдим ителде. Алар арасында рус телендә куелганнары да бар, татар теллеләре дә. Шушы көннәрдә - Оештыру комитетының соңгы утырышында Татарстаны кайсы балалар театры коллективы тәкъдим итәсе билгеле булачак», - диде Семен Федоров.

news_right_1
news_right_2
news_bot