news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Театраль Идел буе» фестиваленең иң яхшы афишасына конкурс игълан ителде

Эшләр А3 форматында тәкъдим ителергә, конкурс темасына, жанрга, тематикага, формага һәм максатчан аудиториягә туры килергә тиеш.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). «Театраль Идел буе» студентлар һәм мәктәп театр коллективларының округ фестивале кысаларында иң яхшы афиша һәм плакат эшләүгә конкурс игълан ителде. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Иҗади бәйгедә 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар, шулай ук 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Конкурска компьютер технологияләре, Adobe Photoshop, Adobe Illustrator, Corel Draw һ.б. (JPG, PNG, PDF яки cdr, 300 dpi форматында) графика программалары ярдәмендә башкарылган югары сыйфатлы рәсемнәр кабул ителә.

Афишада кыскача һәм образлы чагылдыручы рәсем (макет) күздә тотыла. Анда төп идея яки фестиваль, региональ этап программасы, теләсә кайсы спектакль, финал тавыш бирүдә катнашырга чакыру турында мәгълүмат булырга тиеш.

Эшләр А3 форматында тәкъдим ителергә, конкурс темасына, жанрга, тематикага, формага һәм максатчан аудиториягә туры килергә тиеш. Авторлар рәсем ясау техникасын һәм стилен мөстәкыйль рәвештә сайлый. Һәр катнашучы электрон рәвештә өч афиша һәм плакат тәкъдим итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100