Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү көне билгеле булды
Сөмбел Гаффарова драмасы буенча "Парковка" спектакле җиңүгә дәгъва итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Түбән Новгородта «Комедiя» театры сәхнәсендә «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләклиләр. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне оештыручылар Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларына, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы актер” һәм “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләргә, шулай ук фестиваль афишалары конкурсы призерларына бүләкләр тапшыра.
- Элегрәк “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, татарстанлылар 8 (800) 350-35-43 бушлай номерга шалтыратып “Театраль Идел буе” фестиваленең финалында спектакльләр өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирү 29 ноябрьдә башлана һәм бер тәүлек дәвам итәчәк. Үз төбәгең спектакленнән тыш, башка тамаша өчен тавыш бирергә мөмкин. Фестивальнең җиңүчеләрен 30 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында игълан ителәчәк.
Һәр төбәктә йомгаклау рейтингларында жюри фикере исәпкә алыначак. Профессионаллар бәяләвен иллегә илле нисбәтендә халык тавышы нәтиҗәләре белән кушалар.
Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча "Жил-был пес" һәм Сөмбел Гаффарова драмасы буенча "Парковка" спектакльләре җиңүгә дәгъва итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз