news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Театраль Идел буе» фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга 3 көн калды

«Театраль Идел буе» фестиваленең VIII сезоны төбәк этабында катнашу өчен Татарстанның 160тан артык профессиональ булмаган балалар һәм яшьләр театр коллективы теркәлгән. Гаризалар 22 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризалар республиканың барлык муниципаль районнарыннан килә. Аларны фестиваленең рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.

Фестиваль Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән уздырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot