news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Театр журналистлары клубында Әлфәт Закирҗанов лекция укыячак

Лекция 17 мартка билгеләнгән. Башлана - 16:00 сәгатьтә.

Театр журналистлары клубында Әлфәт Закирҗанов лекция укыячак

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры каршында оешкан Театр журналистлары клубының беренче дәресе филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗановның «Драматургия нигезләре» лекциясе белән башланып китә.

«Тинчурин театрының яңа проекты Театр журналистлары клубы театр сәнгате өлкәсен яктыртучы журналистларны барлау, үстерү максатыннан оештырылды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Лекция 17 мартка билгеләнгән. Башлана — 16:00 сәгатьтә. Бүген лекциягә аккредитация үтәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot