Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Театр залын ачарга рөхсәт булса, Тинчурин театры сәхнәне арендага бирергә ашыкмаячак
Респубикада мәдәни тамашалар 19 марттан туктатылды.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр залларын ачарга рөхсәт булса да, Тинчурин театры сәхнәсен арендага бирергә ашыкмаячак. Бүген матбугат конференциясендә Тинчурин театр җитәкчелеге планнары белән уртаклашты.
«Әгәр прогнозлар яхшы булса, без үзебез 20 июльдән сезонны ачып җибәрер идек. Театрга үз эшчәнлеген башлап җибәрергә рөхсәт ителсә, безнең сәхнәне арендага бирергә вакытыбыз булмаячак», — ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Аренда бер яктан акча дип уйланса да, икенче яктан караганда, без театр билетларын сатып өч тапкыр күбрәк эшлибез», — дип дәвам итә ул.
Респубикада мәдәни тамашалар 19 марттан туктатылды. Бу вакытка Тинчурин театры «Карурман» спектаклен чыгарып өлгерде. Калган куелышлар кичектерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз